Төмәндә 8 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче ир-ат июль аенда аны эзләргә булышкан. Бу хакта әңгәмә вакытында волонтерларның берсе сөйләде.
"Әлбәттә, ул эзләшеп йөрде. Янәшәмдә басып торды. Нигездә, ул штабта булды", - дигән ул.
Кызның югалуы турында 30 июньдә билгеле булды. Ул Төзүчеләр урамындагы йорттан чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Шуннан соң Тикшерү комитеты, полиция һәм волонтерларны җәлеп итеп эзләү башланды.
Мәрхүмәнең мәетен 19 августта Лесобаза районындагы Оброчное күле ярында табып алалар. Ул полиэтиленга, идән келәме кисәгенә төрелгән һәм көнкүреш техникасы өчен картон тартмасына салынган була.
Әлеге предприятиенең бер хезмәткәренең яшәү урыны буенча киселгән идән келәме табылган. Ирне кичә тоткарлыйлар. Экспертлар аның ДНКсы корбанның тәнендәгеләр белән тәңгәл килүен ачыклаган. Гаепләнүче элек спецназда хезмәт иткән булган. Ул гаебен таныган диләр...
Фото: ria.new.ru