+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 август 2021, 16:08

"Әти белән бергә машинада мин дә булырга тиеш идем..."

Бер яшь кыз "Инстаграм" сәхифәсендә әтисенең юл транспорт һәлакәтендә һәлак булуы турында җан тетрәндергеч язма бастырган.

"Әти белән бергә машинада мин дә булырга тиеш идем..."
"Әти белән бергә машинада мин дә булырга тиеш идем..."
"Ул көнне мин нәнәемдә кунакта идем. Әти өйгә алып кайтыр өчен артымнан килде. Миңа ике яшь кенә. Күп әйберне нәнәемнең сүзләре буенча беләм.

Аның сүзләренә караганда, урамда каты буран булган. Шуңа күрә ул мине әти белән җибәрмәгән. Аның үзен дә куна калырга чакырган. Тик әти баш тарткан.

Өйгә кайтып барганда ул йөк машинасы белән бәрелешә һәм авария урынында ук һәлак була. Уйлап карасак, әти белән бергә мин дә машинада булырга тиеш идем.

Әтиемне җирләгән көн әле дә күз алдымда. Җирләр алдыннан миңа аның битен күрсәттеләр. Бите җимерек булса да, ул миңа бик матур күренде. Шул көнне нәнәм кулыма дисбе тоттырды һәм артыннан кабатларга кушты. Үземчә нидер әйтергә тырыштым инде. Ул вакытта мин яхшы сөйләшә дә алмый идем..." - дип язган ул.

Фото:newsvo.ru сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: