+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 август 2021, 12:40

"Апам исән чакта барысы да яхшы иде..."

22 яшьлек кыз балачагындагы сынаулары турында җан тетрәткеч язма бастырган.

"Апам исән чакта барысы да яхшы иде..."
"Апам исән чакта барысы да яхшы иде..."
"Әтием үлгәннән соң, апам белән мине нәнәем тәрбиягә алды. Һәм безгә "яхшы" тормыш башланды. Нәнәемнең үзенең балалары җитди авырый иде, шуңа да карамастан, ул безне ташламады. Бәләкәй генә йортта без 7 кеше яшәдек... Авыру кеше белән яшәү икеләтә авыр. Төрле хәлләр була торган иде.

Аллаһка шөкер, апам булды. Ул миңа әнидән дә якынрак иде. Мине тәрбияләде һәм һәрвакыт ярдәм итте. Үзенең кызы кебек карады. Мәктәптәге җыелышларга да ул йөрде. Кызганычка каршы, аның гомере кыска булды.

Ул исән булганда, барысы да яхшы иде. Апам якты дөнья белән хушлашкач, сынауларны җиңәргә тагын да авыррак булды. Бернигә дә карамастан, һәрвакыт ул мине күктән карап тора дип уйладым. Шуңа күрә бәхетле булыр өчен тырыштым, бирешмәдем. Аны сөендереп торасым килде..."

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: