+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 август 2021, 10:20

Бала ике ел көрәште...

Кызганычка каршы, яман чир көчлерәк булып чыкты...

Бала ике ел көрәште...
Бала ике ел көрәште...
Благовар районыннан 11 яшьлек Ульяна каты авырудан соң вафат булды. Кыз ике ел буе дүртенче стадиядәге бөернең эмбриональ яман шеше белән көрәште. Аның үлеме турында 26 августта социаль челтәрләрдә туганнары хәбәр итте.

- Янәшәбездә булган, ярдәм иткән һәркемгә мөрәҗәгать итәбез. Зур рәхмәт. Кызганычка каршы, авыру көчлерәк булып чыкты һәм Ульяна аны җиңә алмады, гәрчә берничә ел үҗәтлек һәм тырышлык белән көрәшсә дә. Могҗиза булмады. Ул хәзер химия һәм нурланыш терапиясе, "капельница"лар булмаган җирдә... Анда аңа хәзер җиңелрәк булыр, дип ышанабыз. Тыныч йокла, якты фәрештәбез! - дип язган кызның якыннары.

Яман шешкә каршы көрәш вакытында кызга туганнары гына түгел, авылдашлары да ярдәм иткән. Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов Мәскәүдә Балалар гематологиясе, онкология һәм иммунология милли медицина-тикшеренү үзәгендә химиотерапия курсы узган вакытта Ульянаны дәвалауга акча җыю турында игълан итте. Благоварлылар хәтта кызга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты да оештырганнар - бөтен кешенең аны коткарасы килгән, тик авыру, нәтиҗәдә, көчлерәк булып чыккан.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: