+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 август 2021, 07:50

Тугызынчы кат балконы кәрнизендә... бала

Сабыйның әбисе кайда караган?

Тугызынчы кат балконы кәрнизендә... бала
Тугызынчы кат балконы кәрнизендә... бала
Уфаның Октябрь районы прокуратурасы Жуков урамындагы күпфатирлы торак йортның 9нчы катында лоджия кәрнизе буенча йөрүче бала турындагы хәбәрләр буенча тикшерү башлаган.

Бу хәл 26 август иртәсендә булган, дип хәбәр итә Гражданнарны яклау идарәсе.

Уфалы күршедәге 9нчы каттагы балкон кәрнизендә кечкенә бала торуын күреп ала һәм бу хакта 112 хезмәтенә хәбәр итә. Бәхеткә, барысы да уңышлы тәмамлана - сабыйны коткаралар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, дүрт яшьлек малай өйдә ялгыз калган, лоджия тәрәзәсеннән кәрнизгә чыккан һәм анда күпмедер вакыт булган, диелгән иде. Соңарак өйдә баланың әбисе дә, ике абыйсы да булуы ачыкланды.

Прокуратура тарафыннан баланың яшәү шартларына һәм тәрбиясенә бәя биреләчәк, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы законнарның үтәлеше тикшереләчәк. Нигез булган очракта прокурор реакциясе чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Фото: " УГЗ по г.Уфа"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: