-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 август 2021, 11:45

"Ул әйбәт хайван, тешләшми..."

Авыл янына чыккан аюны биредә яшәүче кеше сыйпап торган. Аю һөҗүм итмәгәнме?

Бу гаҗәп хәл Иркутск өлкәсендә булган.

"Әйбәт хайван, тешләшми ул", - ди аю турында аны сөеп торган кеше. Аю да кешедән куркып калмаган, аның янына барган. Шаһитлар белдерүенчә, хайванга кешенең сөеп торуы бик тә ошаган.

Сүз уңаеннан, аю шулай ук авылның башка кешеләренә дә дустанә мөнәсәбәттә булган. Хәтта полиция машинасының сиренасы да аны куркытмаган. Бәхеткә, аюны урманга көч кулланмыйча гына кайтара алганнар.

Фото: irk.kp.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: