+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 август 2021, 11:20

Туган көнендә җанын кыйганнар

Бөре районында 15 яшьлек кызның җансыз гәүдәсе табылган.

 Бөре районының Питяково авылында 21 һәм 24 яшьлек ике егет 15 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән, шуннан соң алар аның мәетен йорт янындагы чокырга яшергән.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 26-27 август төнендә Бөре районында яшәүче 15 яшьлек үсмер үзенең туган көнендә Питяково авылына китә. Тиздән компаниягә 21 һәм 24 яшьлек ике егет кушыла. Бераздан алар кызга бәйрәмне өйдә дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар.

Кичәдә катнашучыларның барысы да өйләренә таралгач, әлеге егетләр кызны көчләгән һәм аны буып үтергән. Бәхетсез кызның мәетен алар йорт янындагы чокырга ташлаган.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә 27 августта полициягә 35 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итүен әйттеләр. Хатын 15 яшьлек кызының югалуы турында белдергән.

Кызганычка каршы, кызның мәете генә табылган. Әлеге бәндәләр тотылган һәм гаепләрен таныган...

Фото: кп.ру

Туган көнендә җанын кыйганнар
Туган көнендә җанын кыйганнар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: