+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 август 2021, 11:30

Бертуган балалар тәрәзәдән килеп төшкән

Әниләре кая караган?

Бертуган балалар тәрәзәдән килеп төшкән
Бертуган балалар тәрәзәдән килеп төшкән
Уфада Пекин урамында урнашкан торак йорт тәрәзәсеннән 3 яшьлек кыз һәм аның 11 айлык энесе очып төшкән.

Бу хакта Гражданнарны саклау идарәсе хәбәр итте.

Бу очрак кичә, 29 августта, 18:00 сәгатьтә була. Йорт яныннан узып баручы ир беренче кат тәрәзәсеннән 3 яшьлек кызның егылуын күрә, ә аннары 11 айлык малай да апасының гамәлен кабатларга омтыла. Шаһит тәрәзәгә таба йөгерә һәм сабыйны тотарга өлгерә.

Бу вакытта нәниләрнең әнисе 
өйдә булган. Кыз балага табиблар ярдәме таләп ителгән.

Фото:kpravda.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: