+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 сентябрь 2021, 18:53

3 ай газаплаган...

Тәүдә ул 17 яшьлек кызны урлаган.

3 ай газаплаган...
3 ай газаплаган...

"Балигъ булмаганны урлау" һәм "газаплау". Русия Җинаять кодексының әлеге ике мәддәсе буенча Башкортстанның Дуван районы кешесе судка барачак.

28 яшьлек гаепләнүче өч ай дәвамында 17 яшьлек кызны мыскыл иткән. Республика прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат исерек килеш кызны каеш белән кыйнаган, ә 2020 елның ноябрендә ул аны таныш булмаган ир-ат белән урамда очраткан һәм автомобильгә утырып, үзе белән бергә барырга таләп иткән. Кыз моңа риза булмагач, аның башына суккан һәм автомобильнең арткы утыргычына утырырга мәҗбүр иткән.

Арытаба ул аны Тастүбә авылыннан 19 чакрым ераклыктагы басуга алып чыгып кыйнаган һәм шунда калдырып киткән. Ир үз гаебен таныган.

Фото: yarnovostiru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: