"Апам баш авыртуы белән җәфалана башлаганда, миңа нибары 8 яшь иде. Чираттагы тапкыр дәваханәдә тикшерүләр үткәндә аның башында яман шеш таптылар. Шул көннән башлап аның иза чигүләре башланды да инде. Өч ай эчендә ике операция үткәрергә туры килде, әмма алар да ярдәм итмәде.
Бервакыт ул йөри алмый башлады. Шуңа карамастан, миңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты, мәктәптә бирелгән өй эшләремне эшләште.
Мин аның белән йоклый идем. Әле дә истә: ул авыртуга түзә алмыйча, төне буе ыңгырашып чыга иде.
Арытаба ул ашый алмый башлады. Суны да калаклап кына эчердек.
Шул вакытта да ул минем өчен кайгырды. "Сеңлем, минсез ничек яшәрсең соң син?" - дип әйтә торган иде.
Шулай итеп, беркөнне апам, минем кулларымда җан бирде. Шуңа да карамастан, аны һәрвакыт янымда кебек тоям. Тормышымда авырлыклар булган очракта, аны искә алам да, шулвакыт хәлләр дә яхшырып китә. Апам, сагынам сине..." - дип язып калдырган ул.
Фото: pixabai.com