-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 сентябрь 2021, 10:00

Гаепләрен танымыйлар...

Уфада 100 яшьлек ветеранны үтерүчеләрне хөкем итәләр.

Гаепләрен танымыйлар...
Гаепләрен танымыйлар...
Ул узган елның июлендә үтерелгән иде. Моны кылучыларны берничә ай эзләделәр.

Җинаятьтә ике ир гаепләнә, икесе дә ФСИНның элекке хезмәткәрләре: берсе - корбанның якташы, Кыйгы районыннан, икенчесе Чиләбе өлкәсендә яши.
 
Тикшерү фаразы буенча, алар ветеран Иван Несмеяновта 2 миллион сумнан артык акча җыелуын белә. Төнлә исерек хәлдә гаепләнүчеләр 100 яшьлек бабайның өенә үтеп керә, аны бәйли, ерткычларча кыйный һәм акчасын ала.

Әлеге бәндәләрнең берсе гаебен танымаган, икенчесе өлешчә таныган. Прокурор аларның гаебе тулысынча дәлилләнгән дигән фикердә.

Фото:  bashnews.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: