Эльзара Вәлиева дуслары белән бергә самокатта йөргәндә кинәт аңа билгесез ир һөҗүм итә.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, бу көнне ул ахирәтләре белән бергә телеүзәктән самокатта Кәрвансарайга кадәр барырга булган. Пушкин урамында аның самокаты каршына кинәт ир-ат килеп чыга, Эльзара туктый, әмма уфалы кызны мыскыл итә башлый.
Кыз конфликтка кермәскә булган, бары тик әдәпле генә ир-аттан нормаль йөрергә өйрәнүне сораган. Бер мизгелдән соң ир аның башына тондырган. Бу хәл видеокүзәтү камераларына эләккән.
Ир Эльзараны алга таба да кыйнарга тели, тик кызны аның дуслары яклый. Якын-тирәдә ЮХХДИ хезмәткәрләре булып чыга, кыз алар артына яшеренә. Ул үзе бу мизгелне хәтерләми, көчле куркудан һәм шоктан анда паника башлана.
Хәзерге вакытта кызның хәле тотрыклы. Ул тикшерү узган, Эльзараның сыдырылган, күгәргән урыннары бар, борыны сынган. Кыз алга таба да гаделлеккә ирешергә тели. Ир, сүз уңаеннан, тыныч кына качып котылган.
Эльзара Вәлиева - республикада танылган волонтер, Сергей Кириенко аңа Иреклеләр елын үткәрүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Башка казанышлары арасында - Уфада "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) IX милли чемпионатының финалында эшләү.
фото: bashnews.ru