+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 сентябрь 2021, 07:50

Сагынам сине, нәнием...

Билгеле шагыйрә Лилия Тимергалиева, бу фани дөньяда нибары 20 көн яшәп калган нәни улына багышлап, шигырь язган.

Сагынам сине, нәнием...
Сагынам сине, нәнием...
Лилия белән Ришатның уллары Салаватның узган елның июлендә вафат булуын язган идек. Әнисе газизенә атап йөрәк әрнүен шушы юлларга салган:

Юксынам күпләрне,
Күргәнне, кичкәнне.
Сагынам мин сине,
Кочмаган нәнине.

Яңартам төннәрне,
Хисләрне, сүзләрне.
Кызганам йөрәкне,
Тип яме, түз әле.

Без көчле, мин синле,
Һәрвакыт син минле.
Һичшиксез яшәргә тиеш без.
Хәтерләп мәңгелек җәннәтне.
Истә тот, без көчле, йөрәкле.

Инстадуслары шагыйрәгә сабырлык теләгән.

Фото: tatar-inform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: