+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 сентябрь 2021, 13:05

Бала каршында... этләр өере

Уфаның 74нче мәктәбендә укучы баланың әнисе республиканың Иҗтимагый палатасына мәктәп территориясе янында сукбай этләр йөрүе турында хәбәр итә.

Бала каршында... этләр өере
Бала каршында... этләр өере
Алар аның баласына һәм башка балаларга зыян китерә ала, ди ул.

Шуңа бәйле рәвештә, 30 августта Иҗтимагый палата мәктәп җитәкчелегенә һәм Уфаның Калинин районы хакимиятенә мәктәп территориясен һәм якындагы территорияне (көнкүреш калдыклары җыю урынын, шәхси гаражларны, сукбай хайваннар яшеренү мөмкинлеге булган башка урыннарны) сукбай этләрне табу максаты белән тикшерү үткәрүне сорап хат юллады.

Мәктәп җитәкчелегенә шундый хайваннар табылганда, кичекмәстән Уфа шәһәре, башкаланың Калинин районы хакимиятләренә хәбәр итәргә тәкъдим ителде. Шулай ук мәктәп җыелышларында, WhatsApp эш төркемнәрендә урындагы үзидарә органнарына балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы хуҗаларсыз хайваннар турында мәгълүмат бирү тәртибен, шулай ук хуҗасыз хайваннар белән очрашканда балаларның үз-үзләрен тотышы чаралары турында мәгълүматны таратырга тәкъдим ителде.

Кирәк булган очракта мәктәп дирекциясе һәм Уфа районы хакимиятен Башкортстан Иҗтимагый палатасының вакытлы эш төркеменә мөрәҗәгать итүләрен сорадылар.

Республиканың Иҗтимагый палатасы 74нче мәктәп һәм башкаланың Калинин районы хакимияте җитәкчелегеннән язмача җавап көтә.

Фото: life.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: