+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 сентябрь 2021, 10:25

Баланы коткара алмаганнар

1 сентябрь кичендә Салаватта янгын чыккан.

Баланы коткара алмаганнар
Баланы коткара алмаганнар

Биш катлы йортның 4нче катында фатир яна.

Коткаручылар куркыныч зонадан 30 кешене, шул исәптән 3 баланы эвакуацияләгән. 22:06 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.

Янгын нәтиҗәсендә ике бүлмәле фатир янган.

Өч кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Ике хатын сөрем газы белән агуланган, аларны - Салаватның шәһәр дәваханәсенә, ә 4 яшьлек сабыйны балалар дәваханәсе реанимациясенә китергәннәр. Соңрак табиблар баланың үлемен теркәгән.

Янгынның сәбәбен һәм килеп чыккан хәлләрне тикшерү оператив төркемгә йөкләнгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: