-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 сентябрь 2021, 14:25

"Туганымның кадерен белмәдем шул..."

32 яшьлек ир-егет Интернет челтәрендә бертуган апаен югалтканнан соң, җан тетрәндергеч язма бастырган.

"Бүген туганым безнең дөнья белән хушлашканга 10 көн булды. Бик нык сагындырта... Балачаклар искә төшә. Әни аны гел миңа тагып җибәрә иде. Барлык урынга ияреп йөрде бит ул.

Без авылдан су керергә йөргән елга ерак түгел. Анда велосипедта йөри идек. Туганымны гел велосипедның алгы рамына утыртып бардым. Икенче тапкыр минем белән бармас дип, һәрбер сикәлтәгә керә идем. Күз яшьләре чыкса да, түзә иде үзе.

Ә хәзер аңа сүз дә әйтеп булмый иде. Миннән ике тапкыр зуррак булып үсте бит.

Тик озак яшәмәде. Аллаһ аны үзе янына алды, анда да изге эшләр эшләүче кирәктер инде. Кешене югалткач кына тормышыңда аның мөһим булуын аңлыйсың икән. Туганымның кадерен белмәдем шул..." - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: