+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 сентябрь 2021, 14:33

"Миңа 84 килограммлы бичә кирәкми!"

Көләргәме, еларгамы?..

"Миңа 84 килограммлы бичә кирәкми!"
"Миңа 84 килограммлы бичә кирәкми!"

"Миңа 53 яшь, ялгыз Уфада яшим. Балаларым инде башлы-күзле. Ялгызлыкның рәхәт чагы да, кыен вакытлары бар инде аның. Уйладым-уйладым да, танышу сайтында үземә пар эзләргә булдым. Шунда ук 10-15 ир миңа җавап язды. Шулай матур итеп кенә аралаша башладым. Кайсының хатыны үлгән, икенчеләре - аерылган, әти-әнисендә яши. Кайберләре эшли, кайсысы - юк. Берничә көн аралашкач, гәүдә авырлыгымны сорадылар. Ничек бар, шулай яздым инде. 84 килограмм мин. Шунда ук 4-5е "ты полная", дип, язышудан туктады. Бераздан фотосурәтемне сорадылар. Аны да җибәрдем. "Ты мне не подходишь, дип тагын юкка чыгучылар булды. Юкса, алай кешедән ким җирем дә юк инде. Әлбәттә, 18 яшьлек кыз түгел мин. Әмма үз-үземне тәрбияләп яшим. Шөкер, моңа акчам да, мөмкинлегем дә җитәрлек. Шудай итеп, 2-3 ир генә калды. Аларга 84 килограммлы бичә ярый. Әмма миңа аларны Уфага күчереп алып килеп, пропискага кертергә кирәк, чөнки алар авылда яши. Авылдагы йортларын да төзәтергә кирәк, чөнки пенсионерлар. Моннан тыш, балаларын да "ташларга җыенмый" алар, "ярдәм итеп яшәячәкләр" икән. Менә шундый шарт белән генә алар миңа өйләнергә риза. Ике көн рәхәтләнеп көлдем", - дигән бүген социаль челтәрләрдәге бер хатын.

Фото: wpsovet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: