Бүген Агыйдел елгасында 50 яшьлек ир батып үлгән.
Шаһитлар фикеренчә, ир исерек булган. Алар ирнең этен коткару өчен суга ташлануын һәм йөзеп чыкмавын сөйләгән.
«Эзләү эшләре алып барыла», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсендә.
Фото: aif.ru