-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 сентябрь 2021, 10:12

Гыйракта җен күргәннәр

Америка солдатлары аннан котлары очып кайткан.Саддам Хөсәен идарә иткән чакта, 2003 елда, Гыйракка Америка гаскәрләренең басып керүен күпләребез хәтерли. АКШ басымы һәм буйсынуы астындагы урындагы “бәйсез” судның бу ил Президентына карата чыгарылган карары да катгый булды: аны үлем җәзасына хөкем иттеләр һәм бөтен дөнья алдында кимсетеп, икейөзле Америка сәясәтенә һәм демократиясенә ярашлы, асып үтерделәр. Ислам дөньясын да мыскыл итәргә тырышып, аны 30 декабрьдә иртәнге сәгать алтыда, Корбан бәйрәме башланырга берничә минут кала астылар...Америка солдатлары аннан котлары очып кайткан.Саддам Хөсәен идарә иткән чакта, 2003 елда, Гыйракка Америка гаскәрләренең басып керүен күпләребез хәтерли. АКШ басымы һәм буйсынуы астындагы урындагы “бәйсез” судның бу ил Президентына карата чыгарылган карары да катгый булды: аны үлем җәзасына хөкем иттеләр һәм бөтен дөнья алдында кимсетеп, икейөзле Америка сәясәтенә һәм демократиясенә ярашлы, асып үтерделәр. Ислам дөньясын да мыскыл итәргә тырышып, аны 30 декабрьдә иртәнге сәгать алтыда, Корбан бәйрәме башланырга берничә минут кала астылар...

Гыйракта җен күргәннәр
Гыйракта җен күргәннәр
Америка солдатының түбәндә тәкъ­дим ителгән язмасы Интернеттагы “Reddit” сайтында басылган иде. “АКШ Гыйракка басып кергәндә мин пехота солдаты идем, подразделениемнең саны: 1/22 IN 4th ID.
Багдадка бәреп кергәч, без шәһәрнең төньягындагы аэродромны басып алдык, аннары арытаба 1нче шоссе буйлап төнь­якка киттек. Минем подразде­лениенең зур өлеше Саддамның туган шәһәре Тикритта калды, ә минем рота 66нчы бронетанк полкы белән Байджа янындагы хәрби складка таба юнәлде. Анда алышлар тәмамлангач, без якындагы К2 аэродромына килдек һәм анда даими пункт оештырдык.
Аэродромда ташландык торак пункт бар иде, ул база белән идарә иткән Гыйрак Хәрби-һава көчләре составының торагы булган, ләкин алар без килгәндә юк иде инде. Шунысы сәер: аннан күптән китсәләр дә, савыт-саба, кибәргә эленгән кием-салым тиелмәгән иде, ә бит мародерлар андый пунктларда берни дә калдырмый урлап-талап бетерә!
Минем подразделение аэродром читендәге бомбага тотылган складларда урнашты, ә икенче рота без “өрәк-шәһәр” дип йөртә башлаган ташландык торак пункттагы зур,  яхшы, иркен йортларга күченде. Ләкин алар аннан бер атна дигәндә күченеп тә китте. Бик арыган кыяфәтле бер солдаттан мин аларның аннан ни өчен болай тиз арада качуларының сәбәбен сорашырга тырыштым, чөнки яхшы йортларга урнашкан хезмәттәшләребездән без бераз көнләшкән дә идек бит!
Солдат аңлатканча, алар анда йоклый алмыйча җәфаланган, чөнки фатир ишекләре төне буе ачылып ябыла, коридорда кемнәрдер йөгерешкән аяк тавышлары ишетелә, соңрак исә аларга тәрәзәләрдән карап торучы балалар йөзләре күренә башлаган!
АКШ армиясе, әлбәттә, өрәкләргә ышанмый, ләкин өрәк-шәһәрдән бөтен ротаны кузгатып алып чыгып китү өчен солдатларның хәрби куәтенә йогынты ясаган җитди вакыйгалар сәбәпче булырга тиеш иде.
Алар күченеп киткәч, өрәк-шәһәргә иң якын чиктәш подразделение булып без калдык. Чиратлап, көне-төне каравылда тордык. Төнгелеккә безнең җылылык чыганагын ачыклаучы прицеллар, караңгыда күрү җиһазларыбыз бар иде, шулар аша бөтен тирә-якны күзәтеп утырдык. Шул ук вакытта без барыбыз да кайдадыр  балалар көлгән, шаярышкан, уйнаган кебек тавышларны таңга кадәр ишетеп тордык. Әйтерсең лә өрәк-шәһәрдә балаларның уен мәйданчыгы бар иде, ләкин без аны үзебезнең махсус корал һәм җиһазлар белән күпме генә күзәтсәк тә, анда һәрвакыт буш иде...
Болай гына да түгел, безгә еш кына кемнәрдер вак ташлар ыргыта иде. Без каравылда ялгыз яисә парлап утырабыз, шул чакларда кемдер безгә таш ыргыта да рәхәтләнеп көлеп җибәрә! Куркыныч та кебек түгел, ләкин билгесез зат ташлаган ул вак ташлар синең битеңә, шлемыңа, жилетыңа килеп бәрелгәндә бер дә көлке түгел...
2004 елда безнең командование алышынды. Торак пункттагы сәер хәлләр турында ишеткәч, яңа командир әйтеп куйды: “Бу өрәк-шәһәрдә бернинди дә могҗизалы көчләр активлыгы юк, дошман активлыгы гына бар!” Күпмедер дәрәҗәдә бу дөреслеккә туры килә иде, чөнки шул яктан безгә снайпер да атты, снаряд та килеп төште. Шуңа да яңа командир өрәк-шәһәрдә һәр төн саен патруль һәм засадалар оештырырга приказ бирде.
Шулай итеп, башка мәшәкатьләр белән бер­рәттән, без патрульгә дә йөри башладык. Аның барышында да кайдадыр балалар уйнаган һәм көлгән тавышлар чак-чак кына ишетелеп торды. Йорт түбәләренә менеп тә засадалар оештырдык, анда да шул ук җил, балалар тавышларын тыңлап утырдык.
Бер төндә без янә патрульдә идек. Берзаман солдатларыбызның берсе кинәт кенә “Я Ходай!” дип әйтеп куйды, аннары “Нинди гыйбрәт бу?!” дип кычкырып җибәрде. Ул коралын безнең сафның нәкъ урта өлешенә төбәде, аннары автоматын атып бәрде дә, башын тотып, читкә торып йөгерде. Бу солдат төртеп күрсәткән якка караучылар АНЫ күрде: безнең белән бергә кешегә охшаган тоташ бер күләгә хәрәкәт итә иде; үзе биек буйлы, куллары да иләмсез озын, аяклары нәзек, күкрәк өлеше зәгыйфь баланыкы кебек тар гына... Ул, үзен күрүләренә аптыраган кебек, башын алга-артка борып куйды, аннары иелде дә кинәт сикерде, чүгәләп, биек таш койма башына кунаклады. Шуннан соң башын тирә-якка боргалады да карашын туп-туры безгә төбәде, күзләрендә кинәт кызыл ут кабынды, ниндидер ярсу белән коймадан сикереп төште дә караң­гылыкка кереп югалды...
Без коты очып, автоматын ташлап йөгергән солдатны куып тоттык, отрядыбыз аның бу кылыгыннан бик нык ярсыган иде. Аны үз-үзен белештермичә торып чапканы өчен бераз тиргәп тә алдык, ул нидер кычкыра һәм елый иде. Юк, ул куркак солдат булмады, мин аның дошман алдында югалып калмавын берничә тапкыр күрдем. Без күпне кичердек, һәм бу төндә күргәннәребез иң куркынычы түгел иде әле. Ләкин гадәти дошман барыбызга да күренеп һәм аңлашылып торды, ә менә җенне акылыбыз кабул итми иде.
Әлеге хәлдән соң өрәк-шәһәргә патрульгә чыгарга безнең чират җитсә, командирыбыз безне аның чигенә кадәр алып килә дә, без шунда гына засадада утыра торган булып киттек...”

Данис Дәүләтханов әзерләде.
Фото Интернеттан алынды.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: