+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 сентябрь 2021, 14:45

Күрше хатынын урлап урманга алып киткән...

Учалы районында коточкыч җинаять кылынган.

Күрше хатынын урлап урманга алып киткән...
Күрше хатынын урлап урманга алып киткән...

Тикшерү фаразы буенча, бер ирнең күрше хатын белән мөнәсәбәтләре начар булган. Ул аны урларга карар иткән.

Беркөнне ир үз йорты янында кибеттән кайтып килүче хатынны күреп ала. Ул бер торба алып, арттан аңа һөҗүм итә һәм өч тапкыр суга. Зыян күрүче аңын югалта. Ир аны эләктереп, үз машинасының арткы утыргычына утырта да урманга алып китә.

Анда ул хатынны машинадан тартып чыгара һәм, торба белән куркытып, үтерү белән янап, мөнәсәбәтләрне ачыклый башлый. Аннары зыян күрүченең башыннан кан агуын күреп, хөкем ителүче аны дәваханәгә илтергә карар кыла.

Нәтиҗәдә, җинаятьләр җыелмасы буенча иргә 11 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: