+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 сентябрь 2021, 10:02

"Мин иртәгә сезгә киләм!"

17 яшьлек кызның соңгы видеоязмасы табылды.

"Мин иртәгә сезгә киләм!"
"Мин иртәгә сезгә киләм!"

3 сентябрьдә кич белән авариядә һәлак булган 17 яшьлек кызның шәхесе билгеле булды. Ул Ангелина М. (исеме үзгәртелде - Ред.). Кичтә кыз үзенең дуслары янына Нуриман районының Красная Горка поселогына юнәлә, әмма авылга барып җитү аңа насыйп булмый. Ул барган иномарка юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Ангелина шунда ук каты җәрәхәтләр алып, һәлак булган.

Үзенең үлеме алдыннан төшергән видеода кыз Красная Горкага килергә вәгъдә иткән. Язманы аның дуслары үлгәннән соң бастырганнар.

- Мин иртәгә Красная Горкага киләм! Мине Красная Горкада көтегез! - ди Ангелина видеода.

Һәлак булучының киләчәге уңышлы булырга тиеш иде - кыз модель агентлыгына йөргән һәм төрле съемкаларда катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, Уфа-Иглин-Красная Горка автомобиль юлында Үктәй һәм Минҗитәр авыллары арасында коточкыч авария була. Монда «Subaru Outback» һәм «Kia Sportage» автомобильләре бәрелешкән. Беренче чит ил машинасында Ангелина була да иде. Кыз шунда ук һәлак булган, тагын дүрт кеше зыян күргән.

Һәлакәт шартлары әлегә билгеле түгел, ЮХХДИда тикшерү башланган.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: