Бу хакта бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Татьяна Константиновнаны расланган коронавирус белән «ашыгыч ярдәм» машинасында Дим дәваханәсе базасындагы ковид-госпитальгә алып килгәннәр. Сугыш кичергән озын гомерле ханымның температурасы югары булган - 38,4 градус. Ул авыр сулыш алган. Тикшерү үпкәләренең 32 процентка зыян күрүен күрсәткән.
Дәваханә табиблары пенсионерга медикаментоз һәм кислород терапиясен оператив рәвештә сайлаган. Өлкән яшьтәге ханым госпитальдә бер атна дәвалана һәм бер тапкыр да реанимациядә булмый. Кичә аны чыгарганнар. Хәзер ул терелүгә таба бара. Дим дәваханәсе баш табибы Фәнил Шәмигулов Татьяна Константиновнаны «Ел кешесе» дип атады.
Фото: башинформ