2018 елның октябреннән 2020 елның декабренә кадәр хатын 2016 елда туган ике баласын тәрбияләү буенча вазыйфаларын үтәмәгән.
Ул алар белән шөгыльләнми, еш кына ач тота һәм тәрбия чараларын күрми. Балалар даими рәвештә өйдә исерек ана һәм аның өйдәшләре белән яшәргә мәҗбүр булган.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хатынга карата балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазыйфаларны үтәмәү турындагы мәддә буенча җинаять эше ачылган. Ул гаебен тулысынча таныган.
Фото: znanio.ru