+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 сентябрь 2021, 13:10

Ике бала җәфалап үтерелгән

Аларны моңа кадәр балаларга карата җенси җинаять кылган бәндә алып киткән булган.

Ике бала җәфалап үтерелгән
Ике бала җәфалап үтерелгән
Кемерово өлкәсендә 10 яшьлек ике кызны көчләгән һәм буып үтергән вәхши тотылган. Моңа кадәр ул педофилия өчен 9 ел утырып чыккан булган.

Кызларны ул кибет янында очрата. Аннары анда алып кереп, төрле тәм-томнар сатып ала. Сатучы хатын кызларның кибет буйлап шаулашып йөгереп, кәнфит-печенье җыюларын искә ала. Алар бу иргә: "Витя" дип дәшкән. Хатын андый-мондый хәл сизмәгән.

Ачыклануынча, соңрак маньяк кызларны ташландык өйгә алып килгән һәм үзенең коточкыч планын тормышка ашырган.

Җинаятьче бер көннән соң тотылган. Ул гаебен таныган. Кызларның имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүе билгеле. Берсенең әнисе кызын эзләүләрен аңламаган да, "запой"да булган...

Шушы хәлдән соң илдә тагын педофилларга үлем җәзасын кайтару турында сүзләр куера башлады. Ә сез бу тәкъдимгә ничек карыйсыз?

фото: mk.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в