Анда гаражында бер ир янган.
«Күгәрчен хәбәрләре» басмасы мәгълүматлары буенча, бу кешегә янар алдыннан бензин сибелгән. Аны үтеп баручылар коткарган. Алар, иргә капкан утны сүндереп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар зыян күрүчене Морак авылындагы дәваханә реанимациясенә китергән.
Медучреждениедә аның тәненең 90 проценты пешүе ачыкланган. Хәзер пациент авыр хәлдә.
фото: kp.ru