Яшьлектә калган хисләребезне кузгатмыйк дигәнбездер инде. Аларның өе озын бер урам булып сузылган авылыбызның теге очында ук урнашкан иде. Әмма безнең элек бер-беребезгә гыйшык тотып йөргәнебезне онытмаган апа-җиңгиләр, Вил турында минем исемә төшереп, үзе, аның гаиләсе турында сөйлиләр иде. Нефтьче икәнен “озын акча” эшлим дип, берәр айга ерак сазлыкларга чыгып китүен, хатынының иркә булуын, авылга ире белән сирәк кайтуын, кайткан чакта да бәрәңге бакчасында бианасы белән чүп утарга чыкмавын, сыерга якын да бармавын, сыер исе сеңә дип, иртә-кич йомшак кулларын үзе белән алып кайткан кремнары белән майлавын, аның бик чибәр, әмма ялкаурак булуын тезеп әйтеп торалар иде. Мин исем китми генә тыңлый идем дә әнием әйтмешли: “Язмыш. Өлешеңә төшкән көмешең. Никахлар күктә билгеләнә бит. Ярар соң, бер-берсен яраткач, бәхетле булсыннар”, – дип җавап бирә идем. Аны һаман оныта алмавымны беркемгә дә сиздермәдем. Мин әнинең бердәнбер баласы булып, үземне үзем белгәннән алып, аның белән икәү дөньябызны көттек. Башта бәрәңге арасында аның итәк очына тотынып йөрсәм, соңрак әкренләп чүп уташа, бәрәңге чүпләшә башладым. Әни печән чапканда күләгәдә утырсам, ул җыйганда, агач тырма тотып, күбә төпләрен, покос асларын тырматып, әниемә булышып үстем. Икенче сыйныфта укыганда сыерыбызны рәхәтләнеп сава идем инде. Чиләгем күбекле сөт белән мөлдерәмә тулгач кына, әнине чакырып, монысын алырга, икенчесен бирергә куша идем. Әни эштә булганда саусам, ярты бидрә сөтне өстерәп дигәндәй, өйгә кертеп куям. Аннары чыгып, тагын бидрәм ярты булганчы савам. Тулса, күтәрәлмәячәкмен бит. Сыеркаебыз да акыллы, минем шулай йөрүемне сабыр гына көтеп тора иде. Әни өйрәткәнчә, җылы су белән юып, тастымал белән җиленнәрен корытып, бәләкәй генә кулларым белән җиленгә массаж эшләгәч кенә сава башлый идем бит. Кулларымнан сөт исе килүне гомергә яраттым. Бәләкәйдән аны ризык исе итеп кабул итә идем. Яхшылап юылган җиленнән сыер исе килми, сөт исе генә килә бит ул. Сигезне бетергәч, колхозда эшкә калдым. Савучы булып. Ялгыз әниемне ташлап, укырга да китмәдем. Ай саен хезмәт хакымны әниемә кайтарып тоттыргач, аның сөенүләре! “Ярый тапканмын әле сине, балакаем. Бәхетләрең генә булсын иде, балам. Әллә укуыңны дәвам итәсеңме соң? Мин дип, укый алмый каласың бит инде”, – ди иде. Үкенмим.
Анакаем хәзер – сиксәндә, мин – алтмышта. Ә биш ел элек Вилнең хатыны, аны ташлап, икенче кешегә кияүгә чыккан диделәр. Бу хәбәрне кышын ишеттем. Печән вакытында инде туганнарына булышырга дип кайткан яшьлек мәхәббәтемне җиләктән кайтканда, чалгы-тырмасын күтәреп, авыл ягына атлаганда очраттым.
“Мондый эре җир җиләген кайдан җыйдың, Шәүрә? Ни хәлләрдәсең?” – дип сүз башлады ул, мине куып җиткәч.
– Тәкый карт яланыннан чүпләдем. Исәнме, Вил –дидем, кичә генә аерылышкан кебек һич тартынып тормыйча. Аның чәчләренең көмеш төсенә кереп бетеп, үзе калыная төшкәненә дә кырый күзем белән генә игътибар иттем. – Шәүрә, мин бит бу юлы бөтенләйгә кайттым. Әткәйләрнең йортын ремонтлый башладым. Җитәр Себердә өшеп-туңып йөрергә, – ди бу.
– Монда газ сузу планга да кертелмәгән, авылыбыз белән мич ягып көн күрәбез. Кемдер утынны сатып ала, кемдер үзе хәстәрли. Күптән кирәк иде кайтырга. Бәхет эзләп читкә чыгып китәсез дә, бәхет үзебезнең туган туфракта икәнне онытасыз, – дидем, тавышыма әз генә үпкә чыгарып. Юлларыбыз авыл башына җиткәч аерылды.
Кайтты ул. Бөтенләйгә кайтты. Кыш буе безгә дә килеп йөрде. Бигрәк тә анам белән сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ә язга табан аның Себердә калган хатынының авариягә эләгеп, имгәнүе билгеле булды. Анам, бу хәбәрне ишетүгә, аны, авылга алып кайтырга кирәклекне Вилгә әйтеп, ризалаштырды, мондый вакытта үпкәләр онытылырга тиешлеген акылына сеңдерде. Аның түшәккә ятканлыгын, күпме гомере калгандыр, билгесез икәнен, хатын-кыз тәрбиясенә мохтаҗ булып, бар хаҗәте астында булганын ишеткәч мин дә: “Җыен, Вил, әйдә, ничә еллар син яшәгән чит җирләрне күреп кайтырмын мин дә. Хатыныңны алып кайтыйк”, – дидем.
Әлеге хәбәрдән куркып калган ир: “Гел минем белән булырсыңмы соң? Без аның белән законлы аерылышканбыз. Минем хатыным булырсыңмы, Шәүрә?” – дип, гомер буе көтеп йөргән тәкъдимне шушындый мәлдә ишеттерде. Мин башымны аска идем, бер сүз дә эндәшмәдем.
Алып кайттык аны. Тәрбияләдек. Әни янына да көн дә килеп китәргә вакыт таптык. Ике улы да кайтып йөрде, шөкер. Әле дә аларны көтеп алабыз. Вилнең хатыны бер ел элек гүр иясе булды. Түр бүлмәдә, чип-чиста итеп карадым үзен. Калаклап, бәбәй ашаткан кебек ашаттым. Үзе кебек кулларына, битенә кремнарын да ягып тордым, хәтта. Ул карашы белән рәхмәтле икәнен белдереп, әнә шундый вакытларда бармаклары белән кулымны кыса иде... Соңгы юлына да барлык туганнар белән бергәләп тәрбияләп озаттык.
Вилемнең күз карашыннан миңа әйтеп бетермәслек сөю сибелә. Сыер савып кергән кулларымны учларына алып: “Шәүрәм, кулларыңнан сөт исе, анам исе, балачак исе килә...” – дип, мине шашынып исни. Шушы минутлар өчен генә дә мин аны гомерем буе көтәргә риза булырмын төсле. Инде хәзер, гел бергә булырбыз, Аллаһ боерса! Җир йөзендә син булган өчен рәхмәтлемен сиңа, ди үзе дә. Ансыз үткән елларымның бозын эретте ул. Менә бит безне язмыш ничек сынаган. Ә әлегә бездән дә бәхетле кеше юк дөньяда, дускайларым!
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова,
Борай районы.