+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 сентябрь 2021, 09:00

Җиде бала һәлак булган

Балаларны караучысыз калдырмагыз.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 2021 ел башыннан 8 сентябрьгә кадәр республикада биеклектән егылу белән бәйле 227 һәлакәт булган. Нәтиҗәдә, 161 кеше, шул исәптән 21 бала җәрәхәтләнгән. Кызганычка каршы, биеклектән егылып төшү сәбәпле, быел 66 кеше үлгән, алар арасында җиде бала бар.

Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә ассызыклауларынча, тәрәзәләрдән егылу - балаларның, бигрәк тә җәй көне һәм шәһәрләрдә имгәнү һәм үлүенең төп сәбәпләренең берсе.

- Соңгы шундый очрак 18 августта Уфада булды: беренче каттан 2020 елда туган малай егылып төште. Бәхеткә, сабый исән калды, әмма төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды, - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен коткаручылар аларны караучысыз калдырмаска кирәклеген искәртә. Шулай ук тәрәзәләргә тулысынча ачарга мөмкинлек бирми торган чикләүләр урнаштырырга, пластик тәрәзәләрне «форточка» нигезендә генә ачарга киңәш ителә.

- Москит челтәренә ышанмагыз. Хәтта аз гына басканда да, ул килеп төшә. Балага пыялалы балконга яки лоджиягә чыгарга рөхсәт итмәгез, - диләр дәүләт комитетында.

Фотр: kp.ru

Җиде бала һәлак булган
Җиде бала һәлак булган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: