-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 сентябрь 2021, 09:10

Бала үз-үзенә аткан

Архангель районында коточкыч хәл булган.

Анда бер авылда 11 яшьлек малай һәлак булган. Аның гәүдәсен сарайда табып алганнар, янында мылтык яткан. Корал сакланган сейф ачык була. Бу хәл 7 сентябрьдә булган, дип хәбәр итте Mash Batash каналы.

Фаҗиганең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын тикшерүчеләр ачыклый.

- Архангель районында 11 яшьлек баланың үлеме факты буенча Русия Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе барлык хәл-шартларны ачыклый, – дип белдерделәр анда.

Һәлак булган малай имин гаиләдә үскән. Ул авыл мәктәбенең бишенче сыйныфында яхшы укыган һәм музыка белән шөгыльләнгән.

Фото: kp.ru

Бала үз-үзенә аткан
Автор:Резеда Галикәева