+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 сентябрь 2021, 11:21

"Мине "кайнар нокта"га җибәрегез..."

Бер хатын-кыз Интернет челтәрендә баласының компьютер уеннары уйнаганнан соң, сугышка бару теләге барлыкка килү турында хәбәр бастырган һәм кешеләрдән киңәш сораган.

"Күптән түгел улыма 20 яшь тулды. Ике ай элек уку йортын тәмамлады. Армия сафларына бару вакыты җитте. Әмма ул контракт буенча хезмәт итәргә барырга уйлаган. Мин моны хәрби комиссариаттан шалтыраткач кына белдем. Аларның сүзләренә караганда, улым үзен сугышка, "кайнар нокта"га җибәрүне сораган.

Ышанмадым. Әмма улымнан сорагач, ул бу хәбәрнең дөреслеген раслады. Бармыйсың, дигәч, котыра башлады. "Анда бармасам, үземнең шәһәрдә бандит булачакмын", дип җавап бирде. Гомумән алганда, соңгы вакытта ул усал кешегә әйләнде. Иптәшләрен тукмый, кешегә үлем тели башлады.

Мин бу хәлләрне компьютер уеннарының нәтиҗәсе дип уйлыйм. Соңгы ике ел эчендә ул атыш уеннары гына уйнады. Бәлки, шуңа күрә дә аңарда сугышка бару теләге тугандыр.

Хәзер ни эшләргә белмим. Аның бу темага башкача сөйләшәсе килми. Имеш тә, ул үзе өчен карар кылган. Бәлки, бу хәл буенча берәр киңәш бирерсез. Улым юкка чыга бит..." - дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: