-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 сентябрь 2021, 12:40

"Бер көндә әти белән әниемне югалттым..."

14 яшьлек үсмер Интернет челтәрендә җан тетрәндергеч язма бастырган.

"13 сентябрь - минем өчен иң авыр көн. Нәкъ бер ел элек шушы көнне әти белән әнием юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булдылар. Ул машинада мин дә булырга тиеш идем, әмма әтием белән бәхәсләшү нәтиҗәсендә алар белән бармадым.

Ул көнне дусларым белән футбол уйнадык. Шулвакыт миңа телефонга берничә тапкыр шалтыраткан булганнар. Әлбәттә, мин ул шалтыратуларны ишетмәдем. Арытаба күреп, шул номерга шалтыраткач, полиция хезмәткәре авария турында әйтте. Әти-әнием йөк машинасы астына килеп кергән һәм шунда ук һәлак булган. Шулай итеп, бер көндә әти белән әниемне югалттым.

Бу хәбәрне ишетү белән аңымны югалттым. Күземне ачканда дәваханәдә идем, авырып киттем. Кызганычка каршы, алар белән хушлашырга бара алмадым. Ә бит минем әти алдында гафу үтенәсем бар иде.

Шушы хатны ул укысын иде... Гафу ит мине, әтием... Яратам сезне...", дип язган ул.

Фото: proza.ru сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: