-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 сентябрь 2021, 12:51

"Баламны балалар бакчасыннан кыйнап кайтардылар..."

Бу коточкы хәл шәхси балалар бакчасында булган.

Бу хәл турында хатын-кыз "Вконтакте"дагы "Подслушано Уфа" төркемендә язган.

"Быел 2 яшьлек кызымны шәхси балалар бакчасына бирергә булдым. Өй янында булганын таптык. Кызыма иң башта анда бик тә ошады. Әмма арытаба ул үзгәрде. Минем белән начар сөйләшә башлады. Арытаба мин аның тәнендә күгәргән урыннар күрдем. "Егылдым, әнием", - диде. Әмма арытаба бу урыннар күбәйгәннән-күбәйде.

Кызым аны тукмаулары турында миңа түгел, апасына сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, балаларга бер тәрбияче кул күтәрә икән. "Бу хәл турында әниеңә сөйләсәң, барлык әйберләреңне тартып алам..." - дип куркыткан. Бала шуңа ышанып, әйтмәгән.

Бу хәлне ачыкларга балалар бакчасына бардым. Әлбәттә, мондый хәл булмады, бездә югары квалификацияле белгечләр эшли, дип белдерделәр. Полициягә хәбәр итеп карадым. Алар, имеш, тикшерү үткәрделәр, әмма закон бозу фактларын ачыкламадылар. Ә минем бу хәлне болай гына калдырасым килми. Барыбер гаделлек өчен көрәшәчәкмен.

Ә яшь әниләргә балаларын шәхси балалар бакчасына биргәндә игътибарлы булырга киңәш итәр идем", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: