+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 сентябрь 2021, 13:59

"Күрәзәче авырга калырга ярдәм итте..."

Бу хәл дөрес микән?

Бер хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Сәер дөнья" төркемендә шундый язма калдырган.

"Ирем белән 5 ел элек өйләнештек. Шул вакыттан бала турында хыяллана башладык. Әмма бернинди дә нәтиҗә булмады. Табибларга бардык, барлык анализларны бирдек. Сәламәтлек буенча барысы да яхшы. Табиблар барысы да: "Тиздән барысы да булыр", - диде. Әмма бәхет безгә елмаймады.

Бер көне танышым күрәзәчегә барырга киңәш бирде. Башта шикләндем, чөнки андый нәрсәләргә ышанмый идем. Әмма барып карарга булдык.

Күрәзәченең сүзләренә караганда, бер хатын-кыз мине сихырлаган, шуңа күрә дә безнең берни дә килеп чыкмаган. Бу сихырны алыр өчен аның янына өч тапкыр барырга туры килде. Һәм, ниһаять, ярты елдан соң бәхетле мизгел килде: мин авырга калдым.

Шунысын да әйтәсе килә: күрәзәче үз эше өчен акча да сорамады. Соңгы тапкыр барганда: "Күршеләреңнән сак бул, мөмкинлегең булса, икенче йортка яшәргә күч", - дигән киңәш бирде.

Миннән соң аның янына берничә танышым да барды. Аларга да ул ярдәм итәр, дигән ышанычтамын...", дип язган ул.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: