-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 сентябрь 2021, 16:20

Төркиягә ялга барган булганнар...

Октябрьскидан килгән якташыбызны угрылыкта гаепләп тоткарлаганнар. Аңа хәзер төрмә яный.

Төркиягә ялга барган булганнар...
Төркиягә ялга барган булганнар...
Башкортстанда яшәүче 27 яшьлек Алия Төркиядә күңелсез хәлгә тарыган - аны акча янчыгын урлауда гаеплиләр, илдән чыгуны тыйганнар. Ул Анталиягә ире һәм кечкенә ике баласы белән алты көнгә килгән. 13 сентябрьдә алар Уфага кайтырга тиеш була, тик Октябрьский шәһәрендә яшәүче бу гаиләне очып китәргә ике көн кала икенче туристның акча янчыгын урлауда гаеплиләр.

Алия үз гаебен кире кага һәм, җинаятьне отель хезмәткәрләре кыла ала, дип саный. Ул Русия илчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, тик анда аңа «адвокат эзләргә» киңәш иткәннәр, дип хәбәр итә МК.

"11 сентябрьдә без сәүдә үзәгенә барырга җыендык, алдан ук автобуска билет сатып алдык. Китәр алдыннан безгә таксистлар килде һәм аларның хезмәтеннән файдаланырга үгетләде. Мин автобус билетларын тапшырырга булдым, махсус өстәл янына репсешнга килдем. Анда беркем дә юк иде. Аннары мине шунда яткан акча букчасын урлаула гаепләделәр. Мин аны күрдем, тик, минемчә, аны персоналның берсе килеп алды, ә мине гаепләделәр. Автобус билеты өчен акчаны кире кайтармадылар. Мин борылып киттем», — дип сөйли хатын әлеге хәл урында.

Шул ук көнне гаиләгә кунакханәнең хәвефсезлек хезмәте начальнигы да килгән. Ул 800 доллар булган акча янчыгы югалуы турында белдергән. Күзәтү камераларыннан видео буенча хезмәткәрләр Алияне аның янәшәсендә булуын күргән. Туристлар сүзләренә караганда, бүлмә тентелгән, тик акча да, янчык та тапмаганнар. Гаиләнең 50 доллар акчасы гына булган.

«Нәтиҗәдә, миңа тикшерү барган вакытта илдән чыгуны тыйдылар. Хәзер без гаиләбез белән фатирны үз исәбебезгә алып торырга мәҗбүр. Без монда адвокат таптык, дөрес, ул урысча начар сөйләшә. Урыс телен яхшы белгән кешеләр үз хезмәтләре өчен 2000 доллар сорый. Ни өчен шулай кыйммәт, дип сорадым. Миңа: "Сезне 5-10 елга утырта алалар" — дип җавап бирделәр.

Гаилә өчен бу - зур акча. Алия 1000 долларлык юридик хезмәт күрсәтелгән страховка белән файдаланырга омтылган, тик, аның сүзләренчә, аңа турфирма вәкиле «аларга берни дә тиеш түгел», дип белдергән. Мондый хәлдә тагын нәрсә эшләргә кирәклеген ике бала анасы белми...

Фото:  bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: