+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 сентябрь 2021, 09:15

Әтисе күз алдында харап булган

Чиләбе өлкәсендә Башкортстан кешесе белән булган фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды.

Мәскәү-Чиләбе автоюлында Ишембайдан 30 яшьлек байкер, "Ямаха Роял Стар" мотоциклына идарә итеп, зур тизлектә алда китеп барган ВАЗ-2124 машинасы белән бәрелешә, шуннан соң светофорда тукталган фура астына очып керә. Алынган җәрәхәтләрдән мотоциклчы медиклар килгәнче үлгән.

Соңрак яшь ирнең машина йөртү хокукы булмавы ачыклана, бу аңа трасса буйлап йөрергә комачауламый.

Хәзер юл полицейскийлары тикшерү эшен башлап җибәрде, аның барышында юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк.

Һәлак булган мотоциклчы Ишембайда яшәгән 30 яшьлек Александр Мельников булып чыга. Ул көнне әтисе белән Чиләбегә яңа мотоцикл сатып алу өчен барган һәм өенә кайтып килгән. Әтисе - алда автомобильдә, ә Александр үзе яңа мотоциклда арттан барган. Кинәт әтисе юлда тыгын күреп тормозга баскан, ә Александр басып өлгермәгән, башта - әтисенең машинасына, аннары фурага бәрелгән.

Яшь байкерның дуслары һәм якыннары әлегәчә бу хәлгә ышана алмый. Урындагы мотоциклчылар берләшмәсендә егет турында ышанычлы иптәш һәм яхшы кеше буларак фикер йөртәләр.

Фото: bash.news.ru

Әтисе күз алдында харап булган
Әтисе күз алдында харап булган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: