Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 сентябрь , 19:19

Яшен

Үги аналарның да төрлесе була шул.Җәйге көннең болытлы, яңгыр башланыр мәлләре инде 70 ел буе Гүзәл әбинең котын ала. Курка ул яңгырдан, бигрәк тә яшенлесеннән...Дүрт яше тулып кына киткән кыз әтисенең итәгендә иркәләнеп утыра. Чапайныкы кебек мыегын бөтереп-бөтереп уйнап утырганына да әтисе һич ачуланмый. Төпчекләре булып курчактай матур кыз тугач, бу сабыйга ул заманга ят исем – Гүзәл дип куштылар.

Яшен
Исеме җисеменә туры килгәнгә шулай хәл иттеләр. Авылларында Хәерниса, Фәрхиямаллар туып тора, ә менә Гүзәл юк әле! Күбәләктәй генә сеңелләрен апа-абыйлары да яратты, кулдан-кулга күчереп, күтәреп кенә йөртте. Әле дә абый-апалары һәм­мәсе үз эше белән мәшгуль булса да, әтиләренең итәгендә утырган сеңел­ләренә елмаюлы карашын бүләк итәргә вакыт, аның бөдрә чәчләреннән сыйпап китәргә һәммәсе форсат таба.
Артык зур булмаган тәрәзә­ләреннән авыл өстендә эленеп торган болыт­ларның кара шәүләсен сирәк кенә яшен телеп узганы күренә. Яшен яшьнәвеннән, дөбердәвеннән куркып сабый борынын әтисенең күкрәгенә батыра. Әнисе ипигә камыр башы ясап йөри, кайнаткан колмак суын изәсе камырына сала, йолпычтан иләнгән онын кушучлап алып, авыз эченнән бисмилласын кабатлый-кабатлый ипи чиләге янында бөтерелә. Шул мәлне мич авызыннан түгәрәк шарчык килеп чыгып, талгын гына очып, шунда гына басып торган әнисенең чигәсенә бәрелде дә чырт итте. Ана шунда ук кискән агач кебек артына ауды. Беркем берни әйтергә өлгермәде, аптыраудан катып калгандай, кинәт кенә бу күренешне аңлый да, кыймылдый да алмады өйдәгеләр. Әтиләре генә беренче булып Гүзәлен идәнгә бас­тырды да: “Ай Аллаһ, әниегезне яшен сукты!” – дип, идәнгә егылган хатыны янына барып тезләнде. Балалар авызларын ачып, катып калса да, йөрәкләре белән бик тә аяныч хәл килеп чыгуын тоеп, берәм-берәм аналарын килеп кочаклап, елаша башлады. Әти кеше хатынын күтәреп алып, бакчада үсеп утырган алмагач төбенә чыгарып салды. “Хәкимә, бар, Сабира апаңнан сөт сорап алып чык, кара сыер сөте кирәк, анагызны яшен сукты!” – дип, һушсыз яткан хатынның гәүдәсенә туфрак өя башлады. “Нигә алай итәсең, нигә әнигә балчык өясең?”– дип чәрелдәде Гүзәлнең олы апасы. “Яшенне туфрак үзенә алырга тиеш, кара сыер сөте эчерик тизрәк”, – дип әти кеше олы малае Хәким алып килгән көрәк белән аналарының тәненә юеш туфрак өйде. Башкалар елаганнан куркып, бер читтә басып торган Гүзәлгә бу вакытта берсе дә игътибар итми иде. Яңгырның шәплесе туктаса да, кара болыт­ларның шәүләсе кич караң­гылыгын куертып, куркыныч, төзәтеп булмастай хәл килеп чыкканлыгын тагын да ныграк аңлата кебек иде. Хәкимә апасы кулына тоткан чүмечен­дәге сөтне әтиләренә сузды. Аның артыннан ук күрше Сабира апасы, аның ире, тагын кемнәр­дер керде. Кара сыер сөтен һушсыз яткан әни­ләренең авызын ачтырып эчерергә дә тырыштылар, битләренә буядылар. Тик ул күзләрен ачмады. Ба­ланың лычма су булып ба­сып торганын күреп, күр­шегә яңа гына килен булып төшкән Зөбәрҗәт апасы үзе дә елый-елый Гүзәлне күтәреп алды да, аны урам аша гына булган өйләренә алып кереп китте.
Гүзәлнең бәләкәй генә йөрәге әнисенең терел­мәячәген, балчыкка күмү дә, кара сыерның сөте дә ярдәм итә алмаячагын тойган сыман. Зөбәрҗәт апаның аны юатуы, юеш күлмәген салдырып кибәргә куюы, корамалардан сырылган йомшак юр­ганга төрүе төш кебек кенә булды, ул әллә нин­ди ару-талулы йокыга талды. Күзләрен ачканда тирә-як яп-якты иде инде. Килен апасы чаршауның теге ягында: “Бүген төш вакытында Мәрвәттәйне җирлиләр. Гүзәлне әнисе янына алып керергә куштылар. Куркып кына калмаса ярар иде, әй Аллаһ”, – дип көрсенде. Андагы икенче тавыш: “Уят инде сабыйны, уят”, – диде. Килен апасы килеп Гүзәлнең уянганын күреп, елмайды да, тагын аны күтәреп алды: “Әйдә, курчак, чәй эчеп алабыз да сезгә керәбез”, – диде ул. Әнисе каядыр, бик еракка киткәнен, өйләрендә инде хәзер аның киеме кебек кенә җансыз гәүдәсе ятканлыгын берни эндәшмәгән сабыйның әллә йөрәге, әллә аңы әйтеп, белгертеп тора иде сыман. Бу баланың еламаганлыгына кайбе­рәүләр аптырап карады. Гүзәлгә әнисен озатырга килүчеләр тиен акча тоттырып, башыннан сыйпадылар. Ә ул сабыйлыгы белән шул сәдака акчаларын ала да күтәрмә төбендәге таш астына кыстыра бара. Әнисе юк инде, кайтмаячак, монда түгел бит, апа-абыйлары елаша да елаша, шуны аңламыйлар микән ни? Әнисен күтәреп, олы капкадан чыгып киткәндә елашуларга Гүзәл аптырап карап торды да, чәрелдәп елап җибәрде һәм: “Әтекәемне дә алып китә күрмәгез, әтекәемне калдырыгыз”, – дип, әтисенә йөгереп барып ябышты. Әти кеше кызын тиз-тиз генә юатыштырып, апасына тоттырды да, капканы ябарга ашыкты. Таратасы хәер төенчеген тотып, ир-атлар артыннан йөгерде.
“Әнине озатып кайтуга әтиемнең кара мыегы никтер агарган иде. Чәченә игътибар итмәгәнмен, ә мин уйнарга яраткан мыекларына он сипкән кебек, үзе дә бәләкәйләнеп кайтып керде ул аннан. Өч малае, өч кызы – без әтиебезне елашып беткән күзләребез белән каршы алдык. Күршедәге әбиләр, ятим калдыгыз бит, дип дисбеләрен тартып бераз утырды да өйләренә таралышты. Өйнең нурын әниебез үзе белән алып киткәндер инде, әни булмагач, җылы җәйге көннәрнең дә яме булмады. Әтиебез басуга эшкә китә, апа-абыйлар бакчада эшли, кош-корт карый. Көн дә иртән уянгач, әниебез кемнең төшенә кергән, шуны сорашабыз. Минем төшем иде микән, нәрсә булгандыр, аларга ияреп, төнлә әнием җитәкләп безнең өебезгә бер апа алып кайтканын әйттем. Төш микән, мин әнине күрдем, дидем. Башкача безнең өйгә яшен кермәячәк, мин ул шарны еракка атып бәрдем. Ә теге апа безгә ак калачлар алып килгән иде, дидем. Авылларда ак икмәкнең сирәк күренгән мәле, авыз тутырып кара икмәк тә туйганчы ашап булмаган илленче еллар башы иде. Туганнарым, бу бәләкәч уйлап чыгара инде дип, бер-берсенә моңсу гына карап елмаешты. Әнине чыгарып салган алмагач төбенә көн дә иртән торуга алмалар коела иде. Апалар калай табакка җыеп керә дә, алмаларга кайнап торган су салабыз, алар пешә, ярылып, кабарып чыгалар. Тәмләп шуларны ашыйбыз. Тавыкларыбыз йомырка сала, сыерыбыз сөт бирә. Әнисез калсак та ач утырмадык. Әти он юнәтеп, апалар ипи сала. Шулай әкрен генә яшәп ятканда әз сөйләшә торганга әйләнгән әтиебез, беркөнне гаепле кеше кебек, безгә туры карамыйча гына, балалар, сезгә әни алып кайтам, үзенең балалары юк, күрше авылдан, сезне какмас-сукмас, әйбәт күңелле хатынга охшаган дип, әйтәселәрен тезде. Апа-абыйлар танауларын җыерды, мин икенче әни дә була микән ни дип, бармагымны авызыма каптым. Үземчә шулай уйланам инде. Кайтты теге апа, әнигә охшамаган иде ул. Безнең әни ябык кына, бу алмага охшаган, түгәрәк гәүдәле. Туганнарым бу өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтәсе килептер инде, яңа әни йомыш кушса, тыңламаган булып кыланды. Яңа әни, әти кичен кайткач, алар­ны әләкләр булды. Әтинең сүзе бер, тыңлашмыйлар икән, әнә матчага кыстырып куйган пеше чыбык белән суктыр. Нишләп олы кешегә каршы эндәшү була, апагыз безгә дөнья көтәргә ярдәмләшергә дип килде, ә сез, шилмалар, карышасыз имеш. Әнә, бәрәңге алыр вакыт җитә, сыерга печән кыш чыгарлык хәзерләмәдек әле, утын хәстәрләргә кирәк, тыңлашыгыз, ди иде коры гына. Апа кеше мине яратты. Эш арасында булса да күтәреп сөеп, бит очымнан үбеп тә ала иде. Туганнарым, яңа әни күрмәгәндә, нәрсә шуңардан сөйдереп торасың, тыңлашма аны дип, үз әниебезгә булган тугрылыкларын белдерә иде. Миннән зуррак күрше кызлары безгә керәләр дә, матуркайны үзебезгә алып керик әле, уйнатабыз да кире кертербез дип, яңа әнидән рөхсәт сорыйлар. Ул, күз тидерәсез, сокланмагыз, сөбханалла дип кенә карагыз, ак бала күзне авыр күтәрә, төннәрен саташа югыйсә дип, теләр-теләмәс кенә рөхсәтен бирер иде. Күрше кызлары үзләрендә мине курчак урынына йөртеп, уйната, чәчләремне төрлечә тарый. Яңа әниең сукмыймы, кыйнамыймы дип сорашалар. Мин, тыңлашсаң сукмый, тыңлаш­масаң, чыбык бар, димен. Алар мине өйрәтә, ул суга башласа, әнием, сукма, авырта бит дип, кочакла да ал, яме, диләр.
Әни чыбыкка тотына башлау белән аның янына йөгереп барам да, әнекәем, сукма диеп, аны кочаклап алам. Беркайчан да бала тапмаган булса да, күңеле йомшак булгандыр инде, шуннан соң алган чыбыгын кире куя иде. Безгә кергән апалар аңа, балалар тың­лашамы соң, дигәч, берчә уфтана, берчә көлемсерәп, бәләкәченә ичмасам, чыбык тидереп тә булмый, әнекәем ди дә йөгереп килеп кочаклый дип әйтә торган була ул. Аңа да, бичарага, алты ятим бала янына әни булып килергә, яшәргә авыр булгандыр. Алты балага да, иргә дә ярарга кирәк бит. Тамагыбызны ач тотмады, тамак аерып ашамады, өс-башыбызны карады. Фермага эшкә йөрде. Без тыңлашмаганда үкенгәндер, тыңлашкан чагыбызда йөзенә елмаю кунар иде. Әй балакайларым, әниегезне мин аермадым бит сездән дип, күзләре яшьләнер иде. Тора-бара туганнарым да ияләште аңа, тискәреләшүләре дә сирәгәйде. Рәх­мәтле ихтирам хисләре арта гына барды. Еллар үтү белән алтыбыз да бу әниебезне алыштырган апага “әнкәй” дип эндәшә идек инде. Төшемдә күргән ак калачларны ул Бөрегә, Уфага йомырка, май сатарга баргач алып кайта иде. Башка кеше­ләрнең әниләре кебек киемнәрне дә шуннан алып кайтып киендерде. Оекбаш-бияләйләр бәйләде, күлмәкләрне дә үзе текте. Җәйге яшенле яңгырлы көннәрдә, әтиебез эштә чакта, әнекәй дип, чәрелдәп шушы әнием янына йөгереп барыр, борынымны аның күкрәгенә төртер булдым. Ә ул, курыкма, матур Гүзәлем, дип йомшак кулы белән чәчлә­ремнән сыйпады.
Без күрәсен башка берәү күрми шул, үкенечле язмышлар булмасын иде дә соң, нихәл итәсең...” – дип, әле дә гүзәллеген югалтмаган Гүзәл әби үзе турында миңа шушыларны сөйләде.

Миләүшә Усманова.
Борай районы.


Автор:Миләүшә Латыйпова