+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 сентябрь 2021, 13:35

"Нәрсәгә миңа кирәк ул?!.."

Бер хатын-кыз авырган әнисен авылда ташлап калдырган.

"Нәрсәгә миңа кирәк ул?!.."
"Нәрсәгә миңа кирәк ул?!.."
Бу хәл турында өлкән яшьтәге кешеләрне караучы кеше Интернет челтәрендә бүлешкән.

"Мин инде 15 ел дәвамында өлкән яшьтәге кешеләрне карыйм. Төрле хәлләр күрергә, каты авырган кешеләрне карарга туры килде. Әмма узган атнада булган хәл шаккатырды. Мин 83 яшьлек әбине карыйм. Аның 37 яшьлек кызы бар. Бер көнне ул катып авырып китте. Хәзер аны мин генә карый алмыйм, аның янында һәрвакыт кеше кирәк. 
 Ә минем бит башка кешеләрем дә бар.

Кызына шалтыраттым: "Әниегез җитди авырды, аңа даими рәвештә ярдәм кирәк. Бәлки, үзегезнең яныгызга алып китәрсез?", - дидем. Әмма аның җавабын ишеткәч, аңымны югалта яздым. "Нәрсәгә миңа кирәк ул? Үзегез карагыз", диде дә телефонны ташлады.

Әлбәттә, әбигә бу хәл турында әйтмәдем. Кулдан килгәнчә аны карарга тырышам. Әмма тиздән картлар йортына җибәрергә туры килер инде...", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: