Бу хәл Стәрлетамак районының Яңа Отрадовка авылындагы мәктәптә булган. 46 яшьлек физкультура һәм ОБЖ укытучысы Сергей Л. дәрестә кинәт үзен начар хис иткән.
- Ир, урындыктан егылып, аңын югалткан, шуннан соң вафат булган, - дип хәбәр итә Дәүләт хезмәт инспекциясе.
Укытучының нәкъ менә нәрсәдән үлгәнен ачыкларга кирәк булачак әле. Әлеге факт буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү үткәрә.
Вафат булган укытучы турында укучылары бик җылы сүзләр әйтә. Күпләр аның искиткеч һәм талантлы педагог булуын билгеләп үтә.
Фото: kp.ru