Буздәк районында авыл йортында янгында ике өлкән кеше һәлак булган, алар бер-берсенә апа һәм эне туры килә. Бу хәл узган төндә булган.
Янгын турында хәбәр авария хезмәте диспетчеры пультына 3:38 сәгатьтә килгән. Иске Шыгай авылындагы Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр ителгән.
Өч берәмлек техника белән сигез коткаручы 4:50 сәгатьтә януны туктаткан. Һәлакәт урынын тикшергән вакытта 82 яшьлек ир һәм 85 яшьлек хатынның янган гәүдәләре табылган.
Фото: kp.ru