+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 сентябрь 2021, 15:47

"Син ул егеткә кияүгә чыкмаячаксың!.."

Яшь кыз әти-әнисе яраткан егетенә кияүгә чыгарга рөхсәт бирмәгән өчен үз-үзенә кул салган.

Яшь кыз әти-әнисе яраткан егетенә кияүгә чыгарга рөхсәт бирмәгән өчен үз-үзенә кул салган.

Аллаһка шөкер, ул исән калган. Бу хакта аның әнисе "ВКонтакте" социаль челтәрендә язма бастырган.

"Ярты ел элек кызымны югалта яздым. Бу хәлдә үзем гаепле булдым. Кызым урыс егете белән озак йөреште. Без ирем белән моңа каршы булдык, әмма ул тыңламады. Бер ел элек егете аның кулын сорап килде. Әлбәттә, ирем аны өйдән куып чыгарды.

Кызым озак кына бездән рөхсәт сорап йөрде, әмма без үзебезнең уйдан баш тартмадык. Әмма кызыбыз да егете белән йөрүдән туктамады. Шуңа күрә ирем аны көн дә уку йортыннан барып, каршы алды һәм аның белән күрешергә бирмәде. Хәтта өйгә каткач, чыгып китмәс өчен, бүлмәсендә дә бикләп куйдык.

Бер көнне ул бүлмәсендә үз-үзенә кул салмакчы булган, асылынырга карар кылган. Аллаһка шөкер, ул бу гамәлен кылганчы аның янына кереп өлгердем. Кызым үкереп елады, барыбер яраткан егетенә кияүгә чыгачагын белдерде.

Әлбәттә, бу хәлдән соң аның егетен үзебезнең гаиләгә кабул иттек...", дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: