+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 сентябрь 2021, 12:20

Авырлы әнисенә агу биргән...

13 яшьлек бала, әнисенең тагын бер бала көткәнен белгәч, аңа агу биргән.

Бу хакта шәфкать туташы булып эшләүче кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Табиб гаепле" дигән төркемендә язып калдырган.

"Шәфкать туташы булып эшләвемә 4 ай гына булды. Әмма шушы кыска вакыт эчендә төрле кешеләрне, пациентларны күрергә туры килде. Күп кеше табибларны тәнкыйтьли, әмма алар медицина хезмәткәрләренең көн дәвамында нинди сәер пациентлар белән очрашканын белми дә.

Күптән түгел авыр хәлдә йөкле хатынны китерделәр. Аның белән кызы да бар иде. Ни өчендер ул: "Минем әниемне дәваларга кирәкми, дару бирдем, хәзер барысы да әйбәтләнәчәк", - дип торды. Әмма хатын бик авыр хәлдә иде. Кызганычка каршы, табиб аның баласы төшүен раслады.

Арытаба ачыклануынча, аңа агу биргәннәре билгеле булды. Бу гамәлне аның кызы кылган. Соңыннан бала белән психолог сөйләшүләр үткәрде. "Гаиләбездә миннән башка бала булмаячак! Әти белән әни мине генә яратырга тиеш!" - дип әйткән ул. Табиб психик яктан баланың проблемалары булуын ачыклады.

Бу хәлдән соң бала да, әнисе дә психологка йөри башладылар. Хатын-кыз сүзләренә караганда, табиб ярдәмендә ул кызын кичерергә тырышачак..."

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: