+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 сентябрь 2021, 12:15

Фәридәне күрмәдегезме?

Ул 2 июльдә үк юкка чыккан.

Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәгән, 1964 елның 2 февралендә туган Фәридә Глимхан кызы Нигъмәтуллинаны эзлиләр.

Тикшерү комитетының Башкртстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Нефтекама районара тикшерү бүлегендә хатынның билгесез югалу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Алдан тикшерү барышында быел 2 июльдә көндез Фәридә Нигъмәтуллинаның Академик Курчатов урамы буенча урнашкан торагын ташлап киткәнлеге һәм шул вакыттан бирле аның кайдалыгы билгеләнмәгәнлеге ачыкланган. Туганнары белән элемтәгә чыкмаган.

Аның кайдалыгы турында мәгълүматка ия булган барлык кешеләрдән (347) 251-62-51 санлы ышаныч телефоны буенча республиканың Тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Фото: bashinform.ru

Фәридәне күрмәдегезме?
Фәридәне күрмәдегезме?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: