+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 сентябрь 2021, 08:50

Ике йомырка һәм бер стакан сөт...

Пермь атучысының аягын кискәннәр. Аны төрмәдә ниләр көтә?

Ике йомырка һәм бер стакан сөт...
Ике йомырка һәм бер стакан сөт...
Пермь дәүләт университеты студентларын һәм хезмәткәрләрен атып үтергән Тимур Бекмансуров, алган яралардан соң исән калса да, инвалид булып калачак — сишәмбе, 21 сентябрьдә, табибларга, кан тамырлары бозылу сәбәпле, аның бер аягын тездән югарырак ампутацияләргә туры килгән.

Хокук яклаучы Ева Меркачева 18 яшьлек Бекмансуровның нинди шартларда тотылачагы турында сөйләгән.

Искәртеп узабыз, Пермь атучысы бик авыр хәлдә дәваханәгә салынган иде, аның үпкәсе, бавыры, эчәге зыян күргән. Моннан тыш, аның аяк сөяге сынган. Бекмансуров әлегә кадәр ИВЛда.

Журналист һәм "ОНК" әгъзасы Евгения Меркачева сүзләренә караганда, әгәр Бекмансуров исән калса, аны Мәскәүгә - «Матросская тишина»га күчерерләр, мөгаен. Биредә, төрмә дәваханәсендә ул судны көтеп торачак. Аягы ампутацияләнүгә карамастан, яшь кешегә гомерлеккә төрмә яный (искәртеп үтәбез, ул 6 кешене үтерде), хәтта авыр инвалидлык та аңа җәзадан котылып калырга ярдәм итмәячәк.

- Бекмансуров хөкем ителгәннән соң гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен 7 колониянең берсендә тотылачак. Инвалидлык булган кешеләрне гади камерага урнаштыралар. Гомумән, практикада эшкә сәләтле хөкем ителүчеләр мондый күршеләргә каршы түгел. Инвалидлык белән хөкем ителүчеләр рәхмәт сыйфатында камерадашларына чәй, я тәмәке бирә. Хакимият тә мондый хөкем ителүчеләргә яхшырак карый, - дип сөйли Меркачева.

Карап тоту шартларына килгәндә, алар шулай да аерылып торачак. Беренчедән, Бекмансуровка инвалидлык буенча пенсия билгеләячәкләр, аны ул үзенә генә сарыф итә алачак, мәсәлән, урындагы кибеттән азык-төлек сатып ала алачак.

- Пенсия стандарт, иректәге кешеләрнеке кебек үк. Бу акчаларны ул зыян күрүчеләргә түләүгә тота алмый. Моннан тыш, аны эшләргә мәҗбүр итүләре икеле, шуңа күрә зыян күрүчеләр бер тиен дә алмаячак. Әгәр дә Бекмансуров үзе гариза язмаса һәм утырып эшләргә мөмкин булган нинди дә булса эш бирүләрен сорамаса гына, - ди "ОНК" әгъзасы.

Меркачева сүзләренә караганда, Бекмансуров, инвалид буларак, өстәмә туклану — артык ике йомырка һәм бер стакан сөт алачак. Моннан тыш, ул көн дәвамында ятып тора алачак. Гомерлеккә хөкем ителүчеләрнең көндез ятып торырга хокуклары юк.

Әле Русия төрмәләрендә 20 мең тирәсе инвалид җәза срогын үтә.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: