+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 сентябрь 2021, 12:50

Соняның хәле ничек?

Иң зур яңалык: аның сеңлесе туган! Ул сәламәтме?

Соняның хәле ничек?
Соняның хәле ничек?
Ике ел элек бармаклары гарип булган һәм башка чирләрдән интегүче кечкенә Соня Гыйззәтуллинаның язмышы белән республика Башлыгы да кызыксынган иде. Соняга Израильдә операция ясарга тиешләр иде. Кызганычка каршы, сәламәтлек торышы бу хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде.

Әле кызчык Стәрлетамак рйонының Бельский авылы мәктәбе каршындагы «Солнышко» мәктәпкәчә төркеменә йөри. Аның хәтта махсус өйрәтелгән тәрбиячесе дә бар, ул аны бакчада карый.

— Соня барысын да үзе эшли. Бик җитез, хәтта үз дефектларын сизми дә, кызыклы, кызыксынучан кыз. Әмма начар сөйләшә. Кыз әйбәт, ачык, кешеләрне белә, аның хәтере яхшы, ул барысын да аңлый, — дип билгеләп үттеләр хакимияттә.

Авыл Советы вәкиле сабыйның хәтта планшеттан файдаланырга өйрәнгәнен дә өстәде. Өстәвенә, Соня башка балалар белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Авыл Советында балалар аңа ияләште һәм аны рәнҗетми, дип билгелиләр.

- Балалар аны яхшы кабул итте. Соня - мөстәкыйль, үзе чишенә, бик үзаллы кыз. Тирә-юньдәгеләр белән аралаша, әмма аның әйткән сүзләре бик аңлашылмый. Аңа логопед дәресләре кирәк, ләкин әлегә бездә андый ставка юк. Бик игелекле, ягымлы кыз. Еламый, балалар белән уртак тел таба, уенчыкларны үзе артыннан җыя. Тәрбиячеләрнең кисәтүләрен тыңлый, көйсезләнми. Әти-әнисе кызның бик теләп бакчага йөрүен билгели. Моңа кадәр ул гел берүзе иде, - ди тәрбияче.

Педагог сүзләренә караганда, ул Соняның ата-анасы белән якыннан аралаша һәм алар янына даими рәвештә бара. Аның торак шартлары буенча кисәтүләре юк (гаиләгә ике бүлмәле фатир бирелгән иде). Авыл Советында да гаиләнең көнкүреше белән проблема юк, дип билгелиләр. Әнисе Софьяга пособие ала.

Гыйззәтуллиннар гаиләсендә тагын бер яхшы хәбәр — Соняның сеңлесе туган. Хәзер аңа биш ай. Авыл хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, кыз сау-сәламәт.

фото: rus.jauns.lv


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: