+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 сентябрь 2021, 10:45

"Эчкече әни кемгә кирәк!?.."

Интернет челтәрендә яшь кыз эчкече әнисен психбольницага урнаштыруы турында язма бастырган. Бу хакта ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Әнием" төркемендә язып калдырган.

"Бу төркемдә язылган язмаларны укып, гаҗәпләнәм. Дөньяда шундый изге әниләр бар икән! Ә мин яхшы әнинең нинди булуын белмәдем. Аны күпме беләм - ул һәрвакыт эчте. Һәрвакыт өйдә кешеләрне җыйды. Тукмаган очраклары да булды.

Үскәч, табибларга да алып барып карадым. Бер ай түзде дә тагын эчә башлады. Эчкече әни кемгә кирәк инде!?

Бер көнне дус-иптәшләрем бер шәхси психик дәваханә тәкъдим итте. Анда кешеләргә наркотиктан, алкоголизмнан котылырга ярдәм итәләр. Аларны тыңлап, әнине шунда урнаштырдым. Шул вакытта миңа ямьсез сүзләр кычкырып калган иде.

Анда дәвалануына ике ай булды инде. Шул вакыт дәвамында бер тамчы да спиртлы эчемлек эчмәде. Кыяфәте дә кешенекенә охшый башлады. Үзе дә бу гамәлем өчен рәхмәт әйтте. Алга таба да шулай гына булсын иде инде...", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: