+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 сентябрь 2021, 10:20

Үлем хәлендә ташлап качкан

22 яшьлек хатынның кечкенә ике баласы калган.

Үлем хәлендә ташлап качкан
Үлем хәлендә ташлап качкан

Бәләбәйдә яшәүче 22 яшьлек хатын тарыган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, бу хәл иртәнге 5ләр тирәсендә Көнчыгыш урамында була: төбәк Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, "Лада Гранта" машинасы йөртүчесе юл буйлап барганда идарәне югалта һәм металл баганага бәрелә. Куркуыннан ул салонда үзенең 22 яшьлек пассажирын калдырып кача.

Хәер, кичен ир шулай да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки авариядә баш җәрәхәте алган. Ә менә аның пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында алып китәләр һәм дәваханәгә салалар. Әмма эчке органнарының җәрәхәтләре артык җитди булып чыккан һәм ул икенче көнне вафат булган.

Хәзер авариянең хәл-шартларын юл полицейскийлары тикшерә.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: