+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 сентябрь 2021, 14:35

Машинасына кызыккан...

 Архангель районында чәчләр үрә торырлык хәл булган.

Машинасына кызыккан...
Машинасына кызыккан...
Анда бер бәндә машина һәм акча өчен 69 яшьлек пенсионерны чүкеч белән кыйнап үтергән, ә гәүдәсен басуга күмгән. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Һәлак булган ир башта хәбәрсез югалган дип санала. 22 сентябрь көнне эзләүгә аның өйдәше бирә. Аның сүзләренә караганда, пенсионер "Renault Logan" машинасында йортыннан бал сатарга киткән, тик кире кайтмаган. Уфаның районара тикшерү комитеты шунда ук кеше үтерү турында җинаять эше кузгаткан.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре югалган машинаны оператив рәвештә таба алган – аны Интернет аша "перекупщик" саткан. Чит ил машинасының багажнигында кан эзләре табылган.

Алга таба эзләү чаралары барышында Архангель районында яшәүче 63 яшьлек иргә чыкканнар, автомобиль аннан сатып алынган. Аның яшәү урыны буенча тентү вакытында югалган баллы банкалар, шулай ук автомобиль сатудан кергән 90 мең сум акча табылган. Җыелган дәлилләрнең авырлыгы астында ир югалган кешене үтерүен таныган һәм аның гәүдәсе кайдалыгын күрсәткән.

Тикшерү фаразы буенча, шикләнелүче, 63 яшьлек таксист, Усаклы авылы янындагы юл буенда бал сатучыны үтерә. Җинаятьче үтерү өчен сәбәп итеп зыян күрүченең машинасын атаган, ул аны сатарга теләгән. Эш шунда ки, аның «унбишенче» автомобиле искергән һәм кыйммәтле ремонт таләп иткән.

21 сентябрьдә ир пенсионерны үтерергә булган. Ул, аның янына килеп, бал сатып алу тәкъдиме белән сөйләшкәндә берничә тапкыр чүкеч белән башына бәрә. Шуннан соң шикләнелүче, мәетне автомобиль багажнигына салып, кырга алып китә һәм шунда күмә. Аннары ул җинаять урыныннан үз автомобилен ала һәм Уфага китә, анда зыян күрүченең чит ил машинасын 90 мең сумга сата. Сату-алу килешүе мәрхүмнең исеменнән төзелгән.

Хәзер бу ир белән тикшерүчеләр эшли. Якын арада аның иреген чикләү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Фото: kp.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: