-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 сентябрь 2021, 15:55

Хатыннар ир бүлешә алмый...

Салават районында яшәүче бер ханым, ирен башка хатыннан көнләп, урамда үч алган. Җинаять эше кузгатылган. Шушы көннәрдә суд узды.

Хатыннар ир бүлешә алмый...
Хатыннар ир бүлешә алмый...
Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче урамда ире очрашып йөри дип шикләнгән хатын белән очраша. Ул аның белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга һәм телефон аша ире белән язышкан СМСларны карарга була. Хатын көндәше янына килә, аны мәсхәрәли һәм кесә телефонын таләп итә.

- Гаепләнүче зыян күрүчене этеп җибәргән, ул бордюрга бәрелгән, егылган һәм кесә телефонын җиргә төшергән. Шуннан соң хөкем ителүче, аңа кайчы белән тән җәрәхәтләре ясаган, - дип хәбәр итә районара судның матбугат хезмәте.

Хатын корбанының муенын һәм күкрәген яралый, телефонын ала, СМСларны укый алганмы-юкмы, билгесез.

Суд раслаганча, көнчел ханым берьюлы биш мәддәне: иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка, шәхси тормышның тиелгесезлегенә хокукны, шәхси серне, намусны һәм изге исемне һәм хат язышу серен бозган.

– Хатын үз белдеге белән уйлап эш иткән җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә 12989 сумлык - матди, физик һәм әхлакый зыян салу, тән җәрәхәтләре ясау, кешенең хокукларын һәм ирекләрен тупас бозу рәвешендә шактый зыян китергән, - дип өстәделәр судта.

Хатынны гаепле дип таныйлар. Аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Фото: kp.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: