+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 сентябрь 2021, 10:10

Нахак сүз сөйләп йөрсәң...

Стәрлебаш районында яшәүче бер ханым, үзен үтерергә телиләр, дип, ялган донос ясаган.

Нахак сүз сөйләп йөрсәң...
Нахак сүз сөйләп йөрсәң...

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, узган елның декабрендә хатын, кулына пычак тотып, аны үтерергә теләгән һәм тән җәрәхәтләре ясаган ирне җинаять җаваплылыгына тарттыру турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар хатынның ялган донос ясавын ачыклаган, чөнки ул иргә ачулы булган, чынлыкта, бернинди янау да булмаган, хатын үзе консерв банкасына киселгән.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә. Суд аны гаепле дип тапкан һәм аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә керде.

Фотр: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: