+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 сентябрь 2021, 13:51

"Үскәч, әтиемне тукмаячакмын!.."

Балачактан ук әтисе тарафыннан тукмалып үскән 16 яшьлек яшүсмер Интернет челтәрендә аңа багышлап язма бастырган.

"Үскәч, әтиемне тукмаячакмын!.."
"Үскәч, әтиемне тукмаячакмын!.."

Бу язмасын ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Әтием" төркемендә язып калдырган.

"Миңа балачактан ук әтием белән генә үсәргә туры килде. 4 яшь булганда җитди авырудан әни үлде. Мин әти һәм нәнәй белән яшәдем. Әнием үлгәннән соң әти каты эчә башлады. Мине тәрбияләүгә дә үзенчәлекле карады. Бәләкәйдән үк даими рәвештә тукмап үстерде.

Ярый янымда нәнәем булды. Ул мине һәрвакыт яклады, яхшы тәрбия бирергә тырышты.

Дөресен генә әйткәндә, хәзер әтине күрә дә алмыйм. Эчә торгач, кул күтәрергә көче калмады инде. Балачакта бер тапкыр каты гына тукмалганнан соң, үземә сүз бирдем: "Үскәч, әтиемне тукмаячакмын!" Һәм сүземдә торырга тырышачакмын да", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: