Аның якыннары хәбәр иткәнчә, мәрхүмә баш мие шешеннән интеккән һәм соңгы айда комада булган. Табибларның бөтен тырышлыгына һәм якыннарының догаларына карамастан, Виктория 23 сентябрь көнне вафат булган.
- Бер ай элек Мәскәүдә булганда комага китте. Баш миендә шеш таптылар. Без аны коткарырлар дип өметләндек. Тик өч операция кичергәч, ул аңына килмәде. Башына кан савудан вафат булды, - дип сөйли аның якыннары.
Мәрхүмәне белгән һәр кеше аның искиткеч һәм игелекле кыз булуын билгеләп үтә, яшь һәм матур баланың үлеменә ышанасылары килми....
Фото: kp.ru